Кичә К.Тинчурин театрында А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының «Хан Мәргән» спектакле узды

2014 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Кичә К.Тинчурин исемендәге фестиваль кысаларында  драма һәм комедия театры бинасында А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының В.Шулбаева пьесасы буенча куелган «Хан Мәргән»  спектакле узды.  

Хан Мәргән — борынгы Хаккас дәүләте хакиме. Аның җитәкчелегендә хаккаслар сәүдә юллары һәм төрле халыклар белән бертигез шартларда яшәү өчен күрше уйгур дәүләте белән сугыш алып бара.  Дала кануннары буенча хан балалары сугышта беренче сафларда торып сугышырга тиеш. Әмма Мәргәннең улы  Крис сугыш кырыннан качып китә, һәм әтисе аны җәзалап үтерергә тиеш була. Тамашада яшь һәм кайнар йөрәкле Крисның мәхәббәте һәм каһарманлыгы тарихы, гадел һәм зирәк акыллы  ханның ялгыш адымнары турында бәян ителә.   

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International