10 сентябрьдә X Казан халыкара мөселман кинофестивале кысаларында «Оскар-хаус»та кино төне» узачак. Тамашачылар игътибарына Америка киноакадемиясе премиясенә лаек булган һәм тәкъдим ителгән фильмнар күрсәтелә. «Мир» кинотеатрында кино сөючеләр 5 сәгать (300 минут) дәвамында дистәләрчә кыска метражлы шедевр карый алачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте