Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында министр Айрат Сибагатуллин Саха Республикасының (Якутия) Мәдәният һәм рухи үсеш министрлыгының кино һәм мультимедия технологияләрен үстерү бүлеге җитәкчесе Бэргэн Парников белән очрашты.
Бэргэн Васильевич Х Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнаша. Очрашуда милли республикаларда кино төшерү мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Бэргэн Парников фестивальдә «Якутия киносы» фильмын тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте