8 сентябрьдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин V һәм VIII мөселман кинофестивальләренең жюри рәисе булган Үзбәкстанның Атказанган сәнгать эшлеклесе Али Хамраев һәм Таҗикстан ССРның Халык артисты Дәүләтназар Ходаназаров белән очрашты
Очрашуда шулай ук Татарстанның Халык язучысы, VIII кинофестивальнең жюри әгъзасы Рабит Батулла да катнашты.
Конкурс программасына сайлап алынган эшләрнең сәнгати эшләнеше югары булуы, фестивальнең башкала халкында һәм аның кунакларында зур кызыксыну уятуы билгеләп үтелде. Уен фильмнарына игътибар арту сәбәпле аларны зуррак залларга чыгару ихтыяҗы, төбәкләрдә төшерелгән фильмнар конкурсы игълан итү мәсьәләләре турында фикерләр әйтелде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте