ТР Мәдәният министрлыгында республиканың мәдәният министры А.М.Сибагатуллин Казан халыкара мөселман кинофестиваленең узган сезоннары сайлап алу комиссияләре вәкилләре һәм жюри рәисләре белән очрашты

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында республиканың мәдәният министры А.М.Сибагатуллин Казан халыкара мөселман кинофестиваленең узган сезоннары сайлап алу комиссияләре вәкилләре һәм  жюри рәисләре белән очрашты.   

 Фикер алышу вакытында фестивальгә фильмнар сайлап алу эшен камилләштерү турында тәкъдимнәр карап тикшерелде. Очрашуда катнашучылар фестивальгә быел бирелгән фильмнарның сәнгать дәрәҗәсе югары булуын, параллель программаларның төрлелеген,  Россия Федерациясе төбәкләреннән катнашучылар саны артуын билгеләп үттеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International