Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика музейларында булдылар

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе
Татарстан Республикасы  Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова һәм Татарстан Республикасы  мәдәният министры Айрат Сибагатуллин республика музейларында  булдылар.

Алар төзекләндерү эшләре алып барыла торган берничә музейны карадылар. Хәзерге вакытта А.М. Горькийның әдәби-мемориаль музеенда, В.И. Ульянов-Ленинның музей-йортында, Л.Н.Толстой музеенда, Е.А.Боратынский музеенда төзекләндерү эшләре алып барыла.

Министр һәм Президент ярдәмчесе эшкә кагылышлы тәкъдимнәрен һәм күрсәтмәләрен җиткерделәр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International