Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның республиканың мәдәният әһелләре белән рәсми булмаган очрашуы узды

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Качалов театрын төзекләндерү эшләреннән соң ачу тантанасыннан соң Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов республиканың мәдәният әһелләре белән әңгәмә корды.

 Татарстан Республикасы  мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин Президентка мәдәният әһелләренә ярдәм күрсәткәне өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу ярдәм Мәдәният елы дип игълан ителгән елда гына түгел, Сезнең тарафтан һәрдаим күрсәтелә. Сезнең өчен мәдәният Татарстан Республикасы үсешенең стратегик өстенлекле юнәлешләреннән берсе булуын без һәрчак тоеп яшибез, - диде ул. Министр шулай ук быел республиканың мәдәни тормышында күренекле вакыйгалар, зур юбилейлар елы булуын билгеләп китте.

Иҗат әһелләре үзләрен борчыган мәсьәләләр, кыенлыклар, эштәге киртәләр турында сөйләделәр, фикер алыштылар, Президентка үтенечләрен, теләкләрен җиткерделәр.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International