«Әкият» курчак театры халыкара дәрәҗәдә уздырыла торган ике фестивальдә катнашачак

2014 елның 6 сентябре, шимбә

23 28 сентябрьдә рус труппасы артистлары  II Халыкара «Вятка – балачак шәһәре» курчак театрлары фестивалендә катнашырга чакырулы. Ул Киров шәһәрендә узачак. Тамашачылар игътибарына К.Чуковскийның  «Муха-цокотуха» спектакле тәкъдим ителәчәк.  

Театрның татар труппасы артистлары исә 26 – 30 сентябрьдә Уфа шәһәрендә  «Идел буе театрлары» округ фестивалендә Тукай әсәре буенча куелган  «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International