5 сентябрьдә Казанда X Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылды. Иртәдән үк «Родина» кинотеатрында узган еллар фестивальләренең конкурстан тыш программасына кертелгән һәм лауреат исеме алган, шулай ук Татарстанда төшерелгән фильмнарны күрсәтү башланды. Параллель программалар көн дәвамында «Киномакс» кинотеатрында һәм Казан Кремлендә узды.
Көндез Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында матбугат конференцияләре, төрле очрашулар, презентацияләр булды.
Фестивальнең беренче көне «Пирамида» комплексында X Казан халыкара мөселман кинофестивален ачу тантанасы белән тәмамланды.
http://kazan-mfmk.com/информация-для-сми-2
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте