X Казан халыкара мөселман кинофестивале Президенты, Россия Мөфтиләр шурасы Рәисе шәех Равил Гайнетдинның фестиваль ачылу уңаеннан тәбрикләве

2014 елның 6 сентябре, шимбә

Хөрмәтле дуслар!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ!

Татарстан –  күпмилләтле төбәк. Кешеләр арасында урнашкан дуслык, туганлык мөнәсәбәтләре – аның горурлыгы. Программасына, авторының нинди дин тотуына карамастан, милләтара аралашу ысуллары турында бәян итүче, тынычлык, дини түземлелек, толерантлык идеяләрен алга сөрүче фильмнар сайлап алына торган  мөселман кинофестивале ун ел элек нәкъ менә Казанда – республиканың башкаласында мәйданга куелу очраклы күренеш түгел.

Казан форумы ныгып урнашкан традицияләре, анда иҗади мохит хөкем сөрүе белән хаклы рәвештә горурлана ала. Ул очрашуларының бай һәм эчтәлекле программасы белән генә түгел, бәлки кунакчыллыгы, катнашучыларга хәерхаһлы мөнәсәбәте белән аерылып тора. Шуңа да анда танылган осталар да, сәләтле яшь иҗатчылар да бик теләп катнаша.  

Кинофестивальнең кунакларына һәм анда катнашучыларга бәрәкәтле эшчәнлек телим.   Аллаһы сезне ярдәменнән ташламасын!  

Иң изге теләкләр белән,

X Казан халыкара мөселман кинофестивале  Президенты,

Россия Мөфтиләр шурасы Рәисе шәех Равил Гайнетдин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International