5 сентябрьдә «Родина» кинотеатрында И.С.Тургеневның «Авылда бер ай” пьесасы буенча төшерелгән «Ике ханым» фильмы күрсәтелде. Картина башланыр алдыннан фильм турында аның режиссеры Вера Глаголева сөйләде.
«Ике ханым» — Вера Глаголеваның режиссер буларак төшергән бишенче фильмы. Беренче тапкыр аның картинасында чит ил актерлары катнаша.
Фильм беткәч, тамашачылар аны озак алкышлады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте