3 сентябрьдә VII Халыкара Цветаева укулары кысаларында Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Күргәзмәләр залында «Беренче Бөтендөнья сугышы» дигән күргәзмә ачылды. Бу - АДМТ һәм Дәүләт тарих музееның (Мәскәү) уртак проекты.
Экспозициядә фотографияләр, документлар, карта, плакат, графика, открыткалар һәм автографларның электрон күчермәләре, шул чорга караган салкын һәм утлы корал үрнәкләре куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте