Сергей Лаврентьев: «Казан кинофестивале фильмнарны сайлап алуда һәм катнашучыларны чакыруда дөньяда кабул ителгән тәҗрибәгә таяна»

2014 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы  Мәдәният министрлыгында X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе әгъзалары катнашында матбугат конференциясе узды. Конкурс программасына фильмнар сайлап алу турында кино белгече, эксперт Сергей Лаврентьев, Татарстан Республикасы  мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Батров һәм режиссер Илдар Ягъфәров сөйләде.

Сергей Лаврентьев Казан кинофестиваленең фильмнарны сайлап алуда  һәм катнашучыларны чакыруда дөньяда кабул ителгән тәҗрибәгә таянуын белдерде. Нигездә фестивальләр түбәндәге схема буенча эшли:  кино белгечләре дөнья уйлап аеруча кызыклы картиналарны үзләре эзлиләр һәм аларны фестивальдә катнашырга чакыралар. Икенче юлы да бар: катнашырга теләүчеләр фестивальгә үзләре заявка җибәрә. Быел Казан кинофестивале беренче схемага якынайды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International