Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында X Казан кинофестивале ачылу уңаеннан матбугат конференциясе узды. «10 ел элек Казан халыкара мөселман кинофестиваленә “ Мәдәниятләр багланышлары аша - мәдәни аралашуга” дигән бик дөрес шигарь сайлап алынды дип саныйм. Быел сайлап алу комиссиясенә 56 илдән 500 заявка алынды, фестиваль ислам дөньясында гына түгел, көнбатышта да популярлык казанды. Без бүген мәдәниятләр багланышына өндәвебез җавапсыз калмады дип әйтә алабыз”, - дип белдерде мөселман кинофестивале президенты, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил Гайнетдин.
Мөфти чарада катнашучыларны мөселман кинофестивале ачылу уңаеннан тәбрикләде һәм «дөньядагы бердәнбер мөселман кинофестивале» ачылу тарихын сөйләде. Мәскәү, Башкортостан, Чечня һәм Кавказдагы кайбер башка республикалар фестивальне уздыру хокукы алырга теләк белдергән иде. Равил Гайнетдин сөйләгәнчә, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән фестивальне уздыру урыны итеп Казан сайланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте