X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасы: «Уен фильмы» номинациясе

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан халыкара мөселман кинофестиваленең «Тулы метражлы уен фильмы» төп номинациясенә 9 илдән 10 фильм кергән:  Хорватиядән («Хәлимә юлы»), Азәрбайҗаннан («Үткәннән хатлар»), Төркиядән («Юллар кисешкән урын»), Италиядән («Ятышсызлар»), Ираннан («Узган кышта») һәм Беларусьтан («Бабу»). Конкурс фильмнарыннан берсе («Соңгы тукталыш») Бразилия һәм Ливанның кино төшерү төркемнәре төшергән.   Чит ил фильмнары белән Россия кинематографиячеләре фильмнары ярышачак:  Л.Садилованың «Ул»,  А.Коттның  «Сынау» һәм  С.Юзеевның «Корбан-роман» фильмнары .

http://kazan-mfmk.com/

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International