3 сентябрьдә «La Primavera» Казан камера оркестрының яңа концерт сезоны ачылды.
Булачак 60 концертның беренчесендә оркестрның кунагы – Канадада яшәүче мәшһүр дирижер һәм композитор Айрат Ишморатов чыгыш ясады.
Оркестрның «Гүзәл Дунайда. Вена музыкасы» дигән чираттагы концерты 17 сентябрьдә була. Тамашачылар алдында Мәскәүнең «Геликон-Опера» театры солисты Лидия Светозарова чыгыш ясаячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте