Оркестрның концерт графигында – 4 шәһәр.
5 сентябрьдә оркестр Чаллы шәһәрендә чыгыш ясаячак. Концерт Орган залында уза, 18:30да башлана. Шуның алдыннан гына 12:00дә оркестр «КАМАЗ» заводында, 6 сентябрьдә 17:00дә Түбән Кама шәһәренең Музыка көллиятендә чыгыш ясый. Икенче көнне коллектив Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният йортында (18:00), ә гастрольләрнең соңгы көнендә Чистайның Скарятин бакчасында концерт куячак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте