4 сентябрьдә Калугада Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы каршындагы Мәдәният буенча координация советы эшли башлый.
Утырышта 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү белән бәйле мәсьәләләр карап тикшереләчәк.
Татарстаннан аның эшендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнаша.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте