Казанда VI Казан халыкара яшьләр, һәвәскәрләр һәм балалар кинофестивале ачылды

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе

2 сентябрьдә Казанда  VI Казан халыкара яшьләр, һәвәскәрләр һәм балалар кинофестивале ачылды.

Барлыгы фестивальгә 200дән артык эш җибәрелгән иде, конкурс программасына шуларның нибарысы 25е генә сайлап алынды.  Эшләр төрле илләрдән килде.

Фестиваль кысаларында мәшһүр режиссерлар, кино төшерү белгечләре осталык дәресләре бирде, түгәрәк өстәлләр уздырылды.

Фестиваль 4 сентябрьдә ябыла.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International