3 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында голландияле режиссер Йос Стеллинг катнашында матбугат конференциясе узды.
Йос Стеллинг, һичшиксез, заман кинорежиссерлары арасыннан иң кызыклысы. «Мир» кинотеатрында аның фильмнары ретроспективасы уза. Журналистлар режиссерга күп кенә сораулар бирделәр. Ул Россия, үзенең туган ватаны Нидерландия, бу илләрнең халкы, аларның холкы турында фикерләре белән уртаклашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте