19-22 сентябрьдә Пермь шәһәрендә «Бәйрәм салюты» Бөтенроссия халык иҗаты фестиваленең төбәкара этабы уза. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.
Анда Идел буе һәм Урал федераль округларына керүче республикалар һәм өлкәләрнең иҗат коллективлары катнашачак.
Татарстан Республикасы фестивальнең әлеге этабына «Болытлар һәм сөрем аша Җиңү байрагы балкый!» дигән программа тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте