«Монда рус җырлары җырлыйлар …»

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Аксубайдан 8 км ераклыкта Чистай – Нурлат трассасында  юл чатында үзешчән сәнгать коллективлары рәсеме төшерелгән, «Монда  рус җырлары җырлыйлар …» дигән сүзләр язылган ачык төсле баннер куелган. Аны Аксубай районының Түбән Баланда авылы мәдәният хезмәткәрләре спонсорлар ярдәме белән урнаштырган. Бу авылда рус милли мәдәният үзәге эшли.  16 ел рәттән Түбән Баландада «Троица» бәйрәмен уздыралар, һәм анда Татарстан районнарыннан, Самара, Ульяновск өлкәләреннән, Марий Эл Республикасыннан күп катнашучылар, кунаклар килә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International