Алабуга районының Яковлево авылында «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк ачу тантанасы узды

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

1 сентябрьдә Алабуга районының  Яковлево авылында  «Авыл клублары» республика программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәк ачу тантанасы узды. Чарада күп кенә рәсми затлар, мәртәбәле кунаклар, авыл халкы катнашты. Татарстан Республикасы мәдәният министры А. Сибагатуллин авыл халкын аларның мәдәни тормышындагы күренекле вакыйга белән тәбрикләде һәм клубның матди-техник базасын үстерү өчен 100 сумга сертификат тапшырды.

 Министр шулай ук Татар Дөм-дөме авылында бура нигезендә төзелгән авыл клубында булды, Колосовка авылында төзелеп ятучы шундый ук клубны карады.  

Соңрак Танайка авылында Тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлне ачу тантанасы булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International