X Казан халыкара мөселман кинофестивален ачу тантанасын Борис Щербаков алып барачак

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

5 сентябрьдә  X Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылачак. Тантана «Пирамида» комплексында узачак һәм традицион рәвештә кинофорумда катнашучыларны кызыл келәмдә каршы алу белән башланачак.  

Фестивальгә мәртәбәле кунаклар күп дәшелгән.  X Казан халыкара мөселман кинофестивален ачу тантанасын алып барырга  Россиянең танылган актеры, Беренче каналда «Хәерле иртә» программасын алып баручы Борис Щербаков чакырылган.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International