«Казан көзе» опера фестивале Игенчеләр сарае каршында ачык һавада узды

2014 елның 1 сентябре, дүшәмбе

«Казан көзе»  опера фестивале Игенчеләр сарае каршында ачык һавада узды. Фестиваль Шәһәр һәм республика көненең үзенчәлекле традициясенә әверелде.

Быел Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Казанга үзенчәлекле башкаручы – «Барокко патшабикәсе» дигән рәсми булмаган титуллы немец җырчысы Симона Кермесны чакырган иде. Шунысы кызыклы: оркестрдагы кайбер уен кораллары – барокко стиле чордашлары.  

Симона Кермес Казанда беренче тапкыр чыгыш ясады. Тамашачылар аны бик җылы кабул иттеләр.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International