30 августта - Республика һәм шәһәр көне уңаеннан Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры Г.Тукайның "Сөй гомерне!" спектаклен ачык һавада - Тинчурин паркында тамашачыларга тәкъдим итте.
Бу спектакль халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның 1907 елдан алып 1913 елларда иҗат ителгән, мәктәп дәреслекләрендә урын алган үлемсез шигырьләре һәм «Исемдә калганнар» (1909) истәлек язмаларына нигезләнеп сәхнәләштерелде. Спектакльдә шагыйрьнең күңел җылысы белән сугарылган шигырьләренә язылган җырлар да кертелүе — Тукай шәхесен тулырак аңларга ярдәм итә.
Режиссеры — Рәшит Заһидуллин, рәссамы - Роман Моров. Спектакльдә катнашалар: Резедә Сәләхова, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте