Чаллы Курчак театры 21 сентябрьдә 28нче сезонын ача. Е. Шварц пьесасы буенча куелган «Көлбикә» спектакленең премьерасы сәхнәгә чыгарга әзер.
Уңган, шәфкатьле, матур һәм сөйкемле ятимә кыз турындагы һәркемгә таныш булган тарихны Чаллы курчак театры үзенчәрәк тәкъдим итә. Нәни тамашачылар йөрәгенә ул хуш килер дип ышанасы килә.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте