3 - 4 сентябрьдә Константин Васильев музеенда аның тууына 72 ел тулуга багышланган чаралар узачак.
Рәссам дөнья йөзендә нибары 34 ел гына яшәсә дә, зур иҗади мирас калдырды: рәсем, графика, әдәби әсәрләргә иллюстрацияләр, эскизлар һ.б.
1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы турындагы циклы өчен К.Васильевка Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы лауреаты исеме бирелә.
1976 елда рәссам фаҗигале төстә вафат була. Аның иҗаты үлеменнән соң илкүләм танылу таба, шул ук вакытта бу иҗат бәхәсләр дә тудыра.
3 сентябрьдә Константин Васильев музеенда (Бауман ур.,29) аның иҗатына багышланган гомумроссия конференциясе узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте