Форумны ачу һәм аның беренче утырышы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә булды. Барлыгы форумга 14 илдән 29 кунак, күпчелектә, әдәби басмалар мөхәррирләре килде.
Кунакларны Татарстан Республикасының Халык шагыйре, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин сәламләде.
Күп кенә рәсми затлар форум ачылу уңаеннан тәбрикләүләрен җиткерделәр, нотыклар сөйләделәр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте