29 августта 15.00 «Манеж» күргәзмәләр залында фондның 20 еллыгына багышланган «Туран Арт» һөнәрханәсеннән репортаж» күргәзмәсе ачыла.
"Туран Арт" ҖЧҖ — халык һөнәрчелеген торгызу һәм гомумән татар милли декоратив-гамәли сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән предприятие. «Туран Арт» фонды этник кысаларны катгый саклап күргәзмә, нәшрият һәм мәгърифәт эшчәнлеген алып бара. «Хәзинә» галереясендәге күргәзмә – «Туран Арт»ның егерме еллык игелекле эшчәнлеге турында үзәнчәлекле хисап булып тора.
Моннан тыш, күргәзмәне тантаналы ачу вакытында: татар декоратив-гамәли сәнгате турында лекция, традицион татар музыкасы концерты һәм үзенчәлекле милли музыка кораллары белән таныштыру, күн мозаика, түбәтәйләр, читекләр чигү һәм милли киемнәр тегү буенча осталык дәресләре узачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте