Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артистлары Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

Быелдан Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады. Әлеге чараның чираттагысы  7 сентябрьдә сәгать 11дә Оренбург өлкәсе Тоцкий хәрби гарнизонында уза. Казаннан килеп хезмәт итүче  солдатларга Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә.  Тагын да сөенечлерәк вакыйга, уллары белән очрашырга теләүче әти-әниләр дә театр белән бергә бара ала. Барырга теләүче әти-әниләр  Г.Кариев исемендәге театрга түбәндәге телефоннарга  мөрәҗәгать итә ала:

554- 11- 76; 554-11- 26.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International