Казахстанның Сәмәй шәһәрендәге Ф.М.Достоевский музеенда татар мәдәни үзәге оештырган «Алтын төрки бишеге» дигән музыкаль-шигърият кичәсе узды.
Тамашачылар күп кенә җырлар авторы, шәһәрнең сәнгать мәктәбе директоры, «Хак» Иртыш буе татар-башкорт берлеге рәисе, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхак Ахунҗанов иҗаты белән танышты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте