26 августта Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында тантаналы рәвештә күпфункцияле үзәк ачылды. Бер түбә астында мәдәният йорты, китапханә һәм почта урнашкан. Аңа фаҗигале төстә һәлак булган яшь эстрада йолдызы, шушы район тумасы Илдар Мөхәммәтшин исеме бирелгән.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте