«Уйнагыз, гармуннар!» дусларын җыя

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

З0 августта, Татарстан Республикасы Көнендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге Камал театры каршындагы мәйданчыкта  29нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар республика халык мәдәнияте бәйрәмен уздыра.    

Анда республиканың барлык районнарыннан диярлек 500дән артык үзешчән  артист, шуларның 250се гармунчылар, катнашачак.

Бәйрәмгә күрше-тирә республика, төбәкләрдән кунаклар килүе, анда катнашуы традициягә керде инде. Быел да ул шулай булачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International