Х Казан халыкара мөселман кинофестиваленең күпчелек номинацияләренә Татарстанда төшерелгән фильмнар кертелгән. Бүген Хөкүмәт йортында узган Матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина шул турыда хәбәр итте.
1 июльдә фестивальгә заявкалар кабул итү тәмамланды. Быел 56 илдән 500 заявка алынды. Сайлап алу турында дөньяның 22 иленнән 50 фильм конкурс программасына кертелде.
Узган еллардагы кебек үк, фестивальнең бюджеты 15 млн. сум тирәсе булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте