Чаллы татар драма театры артистлары җәйге яллардан чыгуга ук илһамланып 25нче юбилей сезонын ачарга хәзерләнә башлады. 3 октябрьдә әлеге тантанага килгән тамашачылар узган елда Аяз Гыйләҗев әсәре буенча сәхнәгә куелган «Өч аршын җир» спектаклен караячак.
Ә аңа кадәр театр республика авылларында спектакльләр күрсәтәчәк.