Татарстан Республикасы мәдәният министры А.М. Сибагатуллинның Россия киносы көне уңаеннан тәбрикләве

2014 елның 26 августы, сишәмбе

27 август – Россия киносы көне

Кадерле дуслар!

Инде күптән дөнья мәдәниятенең аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән Россия кинематографының тарихы һәм казанышлары, аның күркәм традицияләре һәм күренекле осталары илебез горурлыгына әйләнде.   Россия киносы көне 27 августта билгеләп үтелә, ул, кино төшерү өлкәсендә турыдан-туры хезмәт куючылар өчен генә һөнәри бәйрәм кысаларыннан чыгып, россиялеләрнең күпчелеге өчен зур бәйрәмгә әверелде.   Кино – кешеләр тормышын күңеллерәк, мәгънәлерәк, яктырак итә, көчле тойгылар, матур хисләр уята.

Россия күләмендә бара торган үсеш кысаларында республикабыз кино сәнгате дә тотрыклы алга бара.  Дәүләт ярдәме белән Татарстанда документаль, нәфис һәм анимация  фильмнары төшерелә, талантлы яшьләрне күреп алып, аларны иҗатка рухландыру юнәлешендә зур эш алып барыла, кино прокаты кире кайтарыла, яңа төзелгән авыл клублары заманча кино күрсәтү һәм тавыш җайланмалары белән җиһазландырыла.  

Быел булачак күренекле вакыйгалар арасында «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең 90 еллыгын бәйрәм итү дә бар. Бу оешма республикадагы кино процессларына җитәкчелек итү һәм аларны турыдан-туры оештыруны уңышлы башкара. Хәзерге вакытта, әйтик, X Казан халыкара мөселман кинофестиваленә бик кызу әзерлек бара.   Мәртәбәле кинофорумга дөньяның төрле почмакларыннан аның «Мәдәниятләр аралашуы аша – аралашу мәдәниятенә» дигән шигаренә, юнәлешенә теләктәш  кинематографистлар җыела.  Мәдәният елында кинофестивальгә кунакларны аеруча күп чакырдык.  2014 елның мартында Казаныбызның төрки дөнья башкаласы эстафетасын кабул итүе шулай ук символик мәгънәгә ия.  X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең барлык  конкурс  номинацияләренә Татарстан кинематографистлары үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. 

Кино   гомер-гомергә кешеләрнең үзара аңлашуына, җәмгыятьтә традицион рухи-әхлакый традицияләрнең, халыклар һәм дәүләтләр арасында гуманитар элемтәләрнең  ныгуына ярдәм итә килде. Бүгенге бәйрәм уңаеннан кино сәнгатенә ничек кенә булса да бәйләнеше булган һәркемгә үз һөнәренә тугрылык саклап, бирелеп, яратып эшләүләре,  кешеләргә шатлык һәм өмет бирүләре өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.   Хөрмәтле кинематографистлар, кино тармагы  хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм, сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар телим.

Татарстан Республикасы мәдәният министры

Айрат СИБАГАТУЛЛИН

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International