«Корбан-роман» фильмы X Казан кинофестивалендә махсус матбугат чаралары кысаларында күрсәтелә

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

26 августта «Мир» кинотеатрында  «Корбан-роман: бер корбанлык тарихы» фильмы X Казан кинофестивалендә махсус матбугат чаралары кысаларында күрсәтелә.  Фильмны язучы Илдар Әбүзәров әсәре буенча режиссер Салават Юзиев төшергән (Татарстан).

Ул юбилей кинофестиваленең конкурс программасына кертелгән.  17.00 дә башлана.

Вакыйгалары Казанда барган әлеге фильмда Россиянең төрле театрларында уйнаучы, чыгышлары буенча татар артистлары башкара.  

Кадрда Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры артистлары, «La Primavera» оркестры музыкантлары да күренеп ала.

Музыкасын композитор Р.Сәлимов иҗат иткән, рәссамы – Сальвадор Дали кубогы иясе А.Простов-Покровский, хореографы –Н.Ибраһимов, продюсеры – А.Ризванова  һ.б. Аккредитация: liana2508@inbox.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International