30 августта «Казан» никахлашу сарае каршындагы мәйдан сәхнәгә әйләнәчәк. Биредә Шәһәр көнендә яшь композитор Эльмир Низамовның Казанга нигез салыну турындагы риваять буенча эшләнгән «Алтын Казан» мюзиклы башкарылачак.
«Алтын Казан» — Эльмир Низамовның гаять уңышлы диплом эше, ул шагыйрь Ринат Харис белән бергәләп иҗат ителгән. Бу рок-операның премьерасы татар телендә 2011 елның 29 апрелендә К.Тинчурин театры сәхнәсендә уйналган иде.
«Алтын Казан»ның яңа композициясенә композитор махсус яңа номерлар кертте. Михаил Панджавидзе куйган спектакльнең жанры рок-операдан мюзиклга әйләнде. Биюләрне «Алтын битлек» Россия театр премиясе лауреаты Гали Абайдулов куйды.
Төп рольләрне Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Алина Шәрифҗанова, Артур Исламов, Рөстәм Асаев һәм Айдар Сөләйманов башкара. Чара 30 августта 20:30 да башлана. Керү – ирекле.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте