Мамадыш районының Яңа Яке авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Авыл клубы» программасы буенча төзелгән күпфункцияле үзәкләрне файдалануга тапшыру дәвам итә. Гадәттә мондый тантаналар зур бәйрәмгә әверелә, анда авылның бөтен халкы, кунаклар җыела. 23 августта Мамадыш районының Яңа Яке авылында күпфункцияле үзәк ачканда да бу шулай булды.  Бер түбә астында Мәдәният йорты, китапханә һәм фельдшерлык-акушерлык пункты урнашкан.  

Үзәкне ачу тантанасында рәсми затлар, авыл халкы катнашты. Татарстан Республикасы Президенты исеменнән күпфункцияле үзәкнең матди-техник базасын ныгытуга 100 мең сумга сертификат тапшырылды.

Шуннан соң клуб янында Бөек Ватан сугышында һәлак булган Яке авылы кешеләренә һәйкәл ачылды, мәңгелек ут кабызылды. 

Бәйрәм Мамадыш районы үзешчән сәнгать осталарының зур концерты белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International