VI «Крутушка» халыкара этник фестивале тәмамланды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

VI «Крутушка» халыкара этник  фестивале  республикадагы иң күренекле мәдәни вакыйгаларның берсе булды, ул  22 августтан 24 августка кадәр Казан янындагы Крутушка бистәсендә узды. 

Бәйрәмдә ел саен яше-карты, төрле милләт вәкилләре җыела. Узган елны ук инде фестивальдә катнашучылар саны 400дән артып китте. 

Этнофестивальне оештыручылар арасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Биектау районы администрациясе бар.   Республиканың Мәдәният министрлыгы быел әлеге чараны уздыруга «2014-2020 елларда Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» республика максатчан программасы кысаларында шактый зур күләмдә акча бүлеп бирде.

Фестиваль программасы гаять бай иде. Биредә төрле халыкларның фольклор музыкасы яңгырады, һөнәрчеләр ярминкәсе эшләде. Төрле юнәлешләр буенча осталык дәресләре, халык уеннары оештырылды.

Фестивальдә катнашучылар арасында ерактан килгән кунаклар да бар иде.  Җырчы Зөлфия Камалова (Австралия), Якутиядән килгән танылган җырчы, Төркиядән килгән этник музыка башкаручы коллектив чыгышы тамашачыларга бик ошады. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International