Мәскәүдә X Казан халыкара мөселман кинофестивале презентациясе узды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Кичә Мәскәүнең  «Сатурн» кинотеатрында X Казан халыкара мөселман кинофестивале  презентациясе узды. 300дән артык тамашачы иранлы режиссер  Мәрҗан Әшрафизадәхның  «Яңгыр яуганда язылган хатлар» фильмын аягүрә басып алкышладылар. 2013 елда Казан фестивалендә бүләк алган  фильм беркемне дә битараф калдырмады.

Мәскәүдә Татарстан Республикасы Мәдәният көннәре кысаларында «Сатурн» кинотеатрында шулай ук Татарстан  режиссерлары төшергән кайбер башка фильмнар да күрсәтелде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International