Татарстан Республикасы Милли музеенда Муса Җәлилнең фашистлар төрмәсендә иҗат ителгән Моабит дәфтәрләре саклана. Елга бары бер тапкыр гына (15 февральдә) дәфтәрләр халыкка күрсәтелә.
20 августта Татарстан Республикасы Милли музее Муса Җәлил белем алган Минзәлә шәһәрендә шагыйрь истәлегенә багышланган тантаналы чара уздырды. Икенче көнне кич белән искә алу кичәсе Алабугада, шәһәр дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының Көмеш чор китапханәсе залында узды.
238-50-48, 292-32-18
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте