Мәскәүнең Халыкара музыка йортындагы Светланов залында Татарстан Республикасының Мәдәният көннәрен ачу тантанасы булды

2014 елның 24 августы, якшәмбе
22 августта Мәскәүнең Халыкара музыка йортындагы Светланов залында  Татарстан Республикасының Мәдәният көннәрен ачу тантанасы  булды.

Чарада рәсми затлар, күп кенә шәрәфле кунаклар, Мәскәү халкы катнашты.  Татарстанның мәдәният көннәре ачылу Мәскәүнең мәдәни һәм иҗтимагый тормышында күренекле вакыйга булып тора. Тантанада чыгыш ясаучылар шул турыда сөйләде.

 Бәйрәм программасы  концертларга, иҗади очрашуларга, кызыклы күргәзмәләргә һәм киноларга бай булачак.  Бу чаралар Мәскәү халкына онытылмас тәэсирләр бүләк итәчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International