X Казан мөселман кинофестивалендә Кустурица турында фильм күрсәтәчәкләр

2014 елның 24 августы, якшәмбе

X Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасына   «Документаль тулы метражлы  фильм» номинациясендә 10 картина кертелгән. Россиядән өч («Кустурица дигәне кем ул?», «...Шуңа да мин – чын рус кешесе», «Линар»), Германиядән, Иран, Бөекбритания, Канададан берешәр фильм, шулай ук өч копродукция: «Чик» (Көрдестан-Гыйрак), «Иран фильмы» (Марокко-Мисыр-Нидерландия) һәм «Әфганстан-2014» (Италия-Әфганстан) фильмнары сайлап алынган.

«Кустурица дигәне кем ул?» - дигән сорау куя режиссер Наталья Гугуева үз фильмында. Атаклы режиссер  Әмир Кустурица анда бөтенләй башка яктан ачыла.  Калган фильмнар да тамашачыларда зур кызыксыну тудырачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International