Татарстан халыклары ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты «Дуслар җыелган җирдә» дигән чираттагы акцияне башлап җибәрде. 21 августта артистлар Биектау район үзәгендә зур концерт күрсәтте. Иҗат төркеме республикада ел саен уздырыла торган «Радуга – Салават күпере» этник фестивалендә җиңүчеләрдән, шулай ук инде халык арасында танылган җырчылар, биючеләрдән тора.
Биектаулылар күңеленә концерт бик хуш килде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте