1944 елда нәкъ шушы көнне Германия империясе суды карары нигезендә, Германия кораллы көчләренә зыян китерүдә гаепләп Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның ун көрәштәше җәзалап үтерелә. Алар үтерелгән көндә һәм сәгатьтә казанлылар һәр елны Казан Кремле янындагы мәйданга батырларны искә алу өчен җыела. Биредә күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре, Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары, рәсми затлар чыгыш ясаячак.
(843) 236-97-71
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте