Габбас Садыйк улының тормышы – замана яшьләренә батырлык, кыюлык, ватанпәрвәрлек үрнәге булып тора.
Дәһшәтле 1942 елда Чистай районы Такталы авылы мәктәбенең яшь укытучысы Габбас Ишморатов армия сафларына алына. Саранск пулеметчылар училищесын тәмамлагач, 1943 елның маенда фронтка җибәрелә, кече лейтенант званиесендә батырларча сугыша. Өч тапкыр яралана. 1945 елның 28 апрелендә Берлинны алу өчен барган сугышларда аның танкын ут чолгый. Ишморатов каты яралана. Һәм бу соңгы яралануы батыр сугышчы өчен гаять һәлакәтле була: шул вакыттан танкист Ишморатов сукырая.
Габбас Ишморатов тормыш сынауларына бирешми: үзе дә лаеклы яши, «гомергә караңгылык чоңгылына» дучар ителгән бик күпләрне дә үз артыннан ияртә.
Презентация Габбас Ишморатовның үз хатирәләре, хатынының шәхси архивыннан фотосурәтләр, документларга нигезләнеп төзелгән.
http://rsbsrt.ru/virtual-exhibition/27/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте