Ваһапов фестивале кысаларында Хәйдәр Бигичевне искә алу кичәсе булып узды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең чираттагы чарасы Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл октябрь районы  Уразовка авылында узды. Концерт атаклы татар җырчысы Хәйдәр Бигичевның тууына 65 ел тулу уңаеннан аны искә алу тантанасы буларак оештырылган иде.  Ваһапов та, Бигичев  та шушы район тумалары икәнен искәртеп китү зарур.

Чарада күп кенә рәсми затлар шундый зур тантана уңаеннан тәбрикләүләрен халыкка җиткерделәр. Концертта мәшһүр татар җырчылары, сәнгать эшлеклеләре, әдәбият-сәнгать әһелләре чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International