Бөгелмә халкы һәм шәһәрнең кунаклары китапханә мәйданчыкларында булдылар, әдәби бәйгеләрдә, уеннарда актив катнаштылар.
Үзәк китапханә мәйданчыгында «Язучылар бульвары» урнашкан иде. Биредә язучылар һәм шагыйрьләр халык белән аралашты, үз иҗатлары белән таныштырды. Шигырьләрен Нина Мортазина, Наил Кашиф, Флорида, Ирек Гатин, Фазыл Вәлиәхмәтов укыды.
Чараны оештыручылар шәһәрдә яшәүче һәркем үзе турында зур горурлык хисе белән: «Мин китап укырга яратам!», - дип әйтә алыр дип ышана.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте